ГАЙРӘ’Т КҮРСӘТҮ ф. 1) Тырышу. --- ул йончу хәленә җитте. Әмма сер бирми, җебегәнен сиздерми, текә маңгаена чыккан тир бөртекләрен дә сөртеп алмый, үзенчә бер гайрәт күрсәтмәк була инде. С.Поварисов

2) Батырлык күрсәтү. Кырым түрәләреннән Кушак углан халыкны сугышка өндәр вә гайрәтләр күрсәтер иде... Р.Фәхреддин

3) күч. Шапырыну, үзенә игътибар иттерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә