ГАЙРӘ’Т ИТҮ ф. иск. Тырышу. Гайрәт иттең, армый-талмый йөрдең ушбу юлда син. Чын сөбатлә алга бардың, бакмый улга-суңга син. Г.Тукай. Йосыф мирза, бердән, кызы Сөен бикә белән нәбирәсе Үтәмеш Гәрәй ханны яклау вә, икенчедән, Казан мәмләкәтен ислях кылу теләге белән, солых өчен Иван хозурында күп гайрәт итте. Р.Фәхреддин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә