ГАЙРӘТ и. гар. 1) Көч, куәт, хәл, егәр. Гайрәтем тәнемә сыймый башлады. М.Әмир. Куәт диңгез миндә, гайрәтем шул, Һич җиңелмәм кара көчләргә ---. С.Кудаш. --- шушы иске кием белән дә Җиһангир үзен чын патшаларча тота белә: сыны мәһабәт, кыяфәте горур, карашы салкын һәм мәгърур – бөтен рәвешеннән теләсә кемне баш идерерлек гайрәт бөркелә. М.Маликова 2) Батырлык, кыюлык. Мәскәү гаскәренең Казан янында тора башлавына биш атна булып, казанлылардан 10 меңнән артык җан хисабын һәлак итсәләр дә, казанлылар һаман да үзләренең гайрәтләренә кимчелек китермәделәр... Р.Фәхреддин. Властьның тәмен белгән кешенең гайрәте, тәвәккәллеге нык арта. М.Маликова 3) Тырышлык, чын күңелдән бирелгәнлек, дәрт. Тик шундин соң шундый гайрәт аркасында, Мәктәпләр дә әкрен-әкрен алга китәр. Г.Тукай. Яңача эш башларга көч-куәт тә, гайрәт тә калмады. А.Гыйләҗев. Эшләнәсе эшләрне артка чигерергә күнеккәнбез. Ул арада вакыт үткән, гайрәт суынган була. Р.Әхмәтҗанов 4) Ачу, ярсу. Азамат ир Туктамыш, Гайрәтеннән бузарып, Киң Җанбайга аны әйтте... Дастан. Сугыш вакытында атасына ничә мәртәбә ислам динен гарыз кыйлды. Атасы кабул итмәде, мөселман булмады. Ахыры гайрәте килеп, атасын үтерде. К.Насыйри 5) Исерткеч эчемлекнең куәте. Егетләр маташкалаган арада, хәмер гайрәте канга күчәргә дә өлгермәде, кәеф барометры аязуны күрсәтә башлады. Б.Камалов. Сакчы бер чәркә төшергәч, куйды шешәгә карап: –Гайрәте хәйран икән, – ди, – бу, энем, нинди шәраб? М.Саттаров ◊ Гайрәт кайту к. гайрәт чигү. Кинәт Гайнанның гайрәте кайтты, хәзер инде әйтәсе фикеренең әһәмияте дә калмаган кебек тоелды. Г.Бәширов. Гайрәт керү 1) Хәлләнеп, дәртләнеп китү. Урманда соры болан күрдем. Шундый мәгърур! Шундый эре! Аның көчле сынын күргәч, күңелемә гайрәт керде. Р.Фәйзуллин; 2) Исерә башлау, башка китү. Гайрәтне кайтару Сүрелдерү, күңелне кайтару, күңелне төшерү, теләкне бетерү. Ахыр чиктә, Кирмән татарларының гайрәтен кайтармас өчен, аны, бик ихтимал, рухани атакайлар кулына тапшыралар... М.Хәбибуллин. Гайрәтне чигерү к. гайрәтне кайтару. Салиха апа карышса, ызгышса, улының гайрәтен генә чигерәсен аңлады. М.Маликова. Гайрәт ору 1) Батырлык күрсәтү. Кешенең көче үзенә ышануда. Күңелеңне нечкәртмә. Батыр бул, гайрәт ор! Г.Кутуй; 2) Урынсыз шапырыну, үзен күрсәтү. Ислам гаскәренә аңсыздан бу пәһлуан белән гаскәрнең килеп гайрәт оруын сахиб кыйран Каһарман күргәч, бу хурлыкка чыдап тора алмый, гаскәрне йөреп, мәйданга атылып чыкты... Дастан. Әгәр кызмачарак та булса, җилән чабуларын җилбәгәй җибәреп, бүреген күз өстенә төшереп, урамга сыймагандай шаулап, гайрәт орып, өенә кайта торган иде. Ә.Еники. Мәрфуга җиңги, гайрәт орып, урыныннан калкынды. М.Шабай; 3) Кызып китеп тавышлану, ачулану, җикеренү. Ниндидер калын тавыш сугып еккандай булды. Иргали башын күтәрде: «Кем болай гайрәт ора?» И.Салахов. Жорка исә бик җитди, күзләрен тасрайтып, аскы иренен тешләп, шулкадәр гайрәт ора: икебезне ике кулына эләктергән килеш, җилтерәтепме җилтерәтә. А.Расих. Гайрәт сүнү к. гайрәт чигү (2 мәгъ.). Изелә, һиммәте вә гайрәте сүнә, ваклана, ялкаулана, авырая вә рухаи үлә. Г.Баттал. Элеккеге сизгерлеге дә, ташып торган гайрәте дә сүнеп бара шикелле. З.Хөснияр. Гайрәт чәчү к. гайрәт ору. Гайрәт чәчә рәис: «Әллә үзең Татып кайтасыңмы кереп, ә?..» Г.Сәгыйров. Ул фетнәчеләрнең уллары хәзер Кызыл гаскәрдә хезмәт итә, ди. Яшь әтәчләр гайрәт чәчми калмас ---. Т.Әйди. Мәхәббәтне сатып алып булмый, дип, бушбугазлар гына гайрәт чәчә бит ул. В.Имамов. Гайрәт чигү 1) Күңел кайту, бизү, тую. Гайрәтем тәмам чиккән дөньяның әле мине тыныч сыендырыр почмагы шушымы? А.Гыйләҗев. Кибетче кызларга контроль ясап, вәгазь укып ерак китеп булмый. Аларның синнән гайрәте чигәчәк. Г.Ахунов. Бу сүздән ике ирнең дә гайрәте чиккән... Н.Гыйматдинова; 2) Сүрелү, теләк бетү. Мөхәррир, язылган әсәрләренең басыла алмавын күреп, язудан гайрәте чиккән кебек, бернәрсә дә язмый. Ш.Мөхәммәтьяров. Кыскасы, Казанда да, Троицкига кайткач та, минем тырышлыкларымнан берни дә мантымады, минем скрипкадан тәмам гайрәтем чикте. А.Расих |