ГАЙНӘН рәв. гар. иск. Нәкъ үзенчә, үзгәртмичә, ничек булса, шул көенчә, булганча. Бу вакыйга шактыйга мөһим булганлыктан, бу урында аны гайнән күчерү мәгъкуль табылды ---. Г.Гобәйдуллин. Гыйрфан мулла ут кебек кызып тузынды да китте: – Соң, Алла колы, гайнән – «үзгәртмичә», «ничек булса, шул көенчә» дигән мәгънәне аңлата бит ул. С.Поварисов |