ГАЙН с. гар. иск. 1. Шундый ук, бер үк төрле, нәкъ шундый. Ул инде ялгыз инсаниятнең бер кисәгенә, үзе илә гайн каннан, гайн диннән булган бер кыйсменә генә түгел, бөтен мәзлум --- ач-ялангач әксәриятенә хезмәт итмәк булды. Й.Акчура 2. рәв. мәгъ. Бөтенләй, тулысынча, тәмам. Гавам халкы башларын без каңгырттык, Вөҗүдемез гайне бер афәт булды! М.Акмулла |