ГА’ЙКА и. рус тех. Винт, болт һ.б.ш. нәрсәләргә борып кертелә торган беркетү детале. --- без болт һәм гайкаларга сыр төшерә башладык. Э.Касыймов. Ул инде хәзер нинди гайкага нинди ачкыч кирәген, тракторның кайсы рычагын тарткач, кай якка борылуын --- белә. Ф.Яруллин. Закировны тентеделәр. Чалбар кесәсеннән бер гайка белән винтовка гильзасы чыкты. М.Мәһдиев ◊ Гайкасы йомшак сөйл. Йомшак характерлы, көчсез кеше. Гайкасын бору Шелтәләү, ачулану; таләпчәнлекне арттыру, кырыслату. Гайкасын кысу к. гайкасын бору |