ГАЙДУК и. пол. < венгр тар. 1) Көньяк славяннарда, молдаван, валах, венгрларда төрек хакимлегенә каршы баш күтәрүче; партизан. Гайдукларның төп дошманы төрекләр булса да, алар ислам динен кабул иткән славяннарга карата да мәрхәмәтсезлек саклыйлар. Урта гасырлар тарихы

2) Кайбер илләрдә XVIII–ХIХ йөзләрдә хуҗасының каретасын озатып баручы лакей

3) Атлы сугышчы, атлы гаскәр. --- кичә төнлә белән гайдук җибәртеп алдырып, его превосходительство господин губернатор фон Брант әмер итте, падишаһымызның әмере шушы манифестны татарчага әйләндереп, бөтен мәчеттә, базарларда укыттыру икән ---. Г.Гобәйдуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә