ГАЙДАМАК и. төр. тар. 1) XVIII гасырда поляк шляхтасына каршы баш күтәргән украин крестьяны. «Сугышчылар түгел гайдамаклар, Юлбасарлар, имеш, караклар, Тарих өчен алар бер тап», имеш... Ялганлыйсыз, явыз җәлладлар! М.Җәлил

2) 1917–1919 елларда гражданнар сугышы чорында Украина Үзәк Радасы гаскәрендә яки Петлюра һәм Скоропадский отрядларында хезмәт иткән сугышчы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә