ГАЙБӘТЧЕЛ с. Гаеп итә, гайбәт сөйли торган гадәте булган, гайбәт сөйләргә яратучан. Беренче көннән соң йортның киленнәре, яман тел, гайбәтчел кимперләре алдында байбичә үземне хур кылды ---. Г.Ибраһимов. Өй эчендәге гайбәтчел асрауларны да, тирә-юньне сырып алган танышларны да, --- – берсен дә, берсен дә күрәсе килми. К.Нәҗми. Усал күзләрдән, гайбәтчел карашлардан саклау өчен, мин дә сине вакытлыча күңел төбенә салып куйдым ---. Р.Низамиев |