ГАЙБӘТЧЕ и. 1. Гайбәт таратучы, сүз йөртүче, яла ягучы кеше. Әлбәттә, Казанның бөтен гайбәтчесенә билет җитмәде, күбесенә клубта урын булмыйча, кайтып киттеләр. С.Рәмиев. Ишетеп йөрим: гайбәтчеләр сүз тарата, Зөһрәбану да гел яный, гел каргана. А.Гыйләҗев. Әмма гайбәтчеләрнең сүзендә тырнак очы кадәр дә дөреслек юк!.. Р.Хәмид

2. с. мәгъ. Гайбәт, юк-бар сүз таратучы. – Анда гайбәтче карчык утыра, әйдә монда, – дип, келәткә таба тартты ---. Г.Ибраһимов. Болар өчәвесе дә татар әдәбиятында чагылган гайбәтче мещан хатыннарының классик образлары булып торалар. М.Галәү. Гайбәтче Миңлеҗамал карчык та Гөлбикәне яратты. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә