ГАЙБӘТ и. гар. 1) Чынлыкка туры килмәгән яки чынлыкны бозып сөйләнгән сүзләр, имеш-мимеш. Юкка уздырма көнеңне юк кына гайбәт белән ---. Г.Камал. Ифрат дәрәҗәдә гайбәтчеләр, аталары ак сакалы белән гайбәттән бушамый. Ф.Әмирхан. Башта аның Мостафасын кайберәүләр, чынлап та, Каҗул Камалиның акылга җиңел Сәрвиназына өйләнә икән дип уйладылар – әллә гайбәт, әллә чын. К.Нәҗми

2) Кемнең дә булса хатасын, кимчелекле ягын гаеп итеп сөйләнгән сүз. Инде гайбәтләре дә чыга башлаган иде, ләкин, әйткәнемчә, Сабир абзый озакламый роман җепләрен ансат кына өзеп --- китеп тә барды... Ә.Еники. Ә Гөлнара – Наиләдән өч яшькә генә олы хатын – --- тәҗрибәле, көнче, үпкәләүчән һәм гайбәтләрне итәгенә җыя торган ут күзле хатын иде ---. А.Гыйләҗев. --- бу китап, басылып чыккач та, гайбәт сатудан ләззәт алган татарлар арасында бик күп сүзләргә, төрле гайбәтләргә сәбәп булган иде. Ф.Туктаров

Гайбәт ашау к. гайбәт сату. Гайбәт итү 1) иск. Гаепләп сөйләү, яманлау. Фәрхәнә абыстай ниндидер бер гаиләне гайбәт итеп утыра иде. Ф.Әмирхан; 2) Гайбәт сөйләү, юк-бар сүзләр, имеш-мимешләр сөйләү. Гайбәт капчыгы Гайбәтче кеше. Гайбәт капчыкларының авызын бәйләп булырлык түгел, тулып ташыган. М.Маликова. Гайбәт сату Кемне дә булса яманлау, яманлап сөйләү, гайбәт сөйләү. Хәзер минем гайбәтне сата башларлар дип көтсәм дә, минем турыда сүз башлаучылар булмады. Г.Нәбиуллин. Инде утыз җиде минут телефоннан гайбәт сата. Ф.Баттал. Син нәрсә! Без аны җирләп кенә кайттык... Гайбәтен сатарга! М.Маликова. Гайбәт чәйнәү к. гайбәт сату. Гайбәт чәйнәгәнче, сагыз чәйнә. Мәкаль. Гайбәт чүлмәге тулу Төрле имеш-мимеш, гайбәт күп җыелу. Гайбәт чүлмәкләре тула башлагач, әлеге дус дүрт хатын янә җебенергә җыеналар. З.Хөснияр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә