ГАИ’П БУЛУ ф. Югалу, юк булу, юкка чыгу. Бу халыклар кинәт кенә юкка чыкканнар, эзсез-нисез гаип булганнар, нәсел-буыннары да калмаган. Ә.Кәримуллин. Зөһрәбану исә кеше күзенә карамый, куркак явыз көчек кебек ләң-ләң өрә дә күздән гаип була ---. А.Гыйләҗев. Гаип булды ул, тирән упкынга төшеп киткәндәй булды. Р.Фәизов |