ГАИП с. гар. иск. 1. 1) к. гаиб 1. (1–2 мәгъ.). Гаип казна мөгайян тау тишегендә... М.Гафури. Портфельне ачулары булды, капитан Сәйдәшев кычкырып ук җибәрде: – Менә кайда икән гаип хәзинә, шайтан алгыры! М.Насыйбуллин 2) лингв. иск. Өченче затка караган. Гаип алмашлык. Гаип зат 2. хәб. функ. Юк, юкка чыккан, югалган. Һәм шул китүдән гаип: өенә кайтып җитми. Ни булган, берәр бәхетсезлеккә юлыкканмы, юлда-мазар үлеп калганмы? – белүче дә юк, күрүче дә... Ә.Еники. Аннан, сөйләп ни мәгънә?! Анасы да, баласы да гаип... Н.Гыйматдинова ◊ Гаиптән хәбәр Хорафатлар буенча киләчәкне белү, булачак вакыйгалар турында кисәтү һ.б.ш. өчен илаһи көчләр тарафыннан җибәрелгән һәм кешеләр тарафыннан төрлечә юрала торган берәр галәмәт, билге, хәбәр |