ГАИЛӘСЕЗ с. 1. Гаилә кормаган, гаиләсе булмаган. Мин – гаиләсез студент. Идел. --- гаиләдәгеләр бала тапмый – мәшәкатеннән курка; гаиләсез хатын-кызның бала табарга хакы да, мөмкинлеге дә юк; ә булган балаларны рәтләп, кеше итеп үстерергә хәленнән килми. Татарстан яшьләре 2. рәв. мәгъ. Гаиләсе белән бергә түгел, гаиләсеннән башка. Аңа илдән гаиләсез генә чыгып китәргә рөхсәт бирелгән, кулына билет та тапшырылган, ләкин ул туган иленнән китүдән катгый баш тарта. Кызыл таң. Бу афәт аркасында күпләр машинасыз, фатирсыз, хәтта гаиләсез калды. Кәеф ничек? 3. и. мәгъ. Гаилә кормаган кеше. Ә менә сорашу нәтиҗәләре барысы өчен дә: байлар һәм ярлылар өчен дә, гаиләле һәм гаиләсезләр, ирләр һәм хатын-кызлар өчен дә чама белән бер үк төрле килеп чыккан бит! Ватаным Татарстан |