ГАИЛӘ и. гар. 1) Ата-ана, ир-хатын һәм балалардан торган, бергә яшәүче кешеләр төркеме, өй җәмәгате. Хәбир – гаиләдәге алты баланың өлкәне, ә аның әнкәсе тирә-юньдә уңганлыгы, чисталыгы белән дан тоткан хатын булып чыкты. М.Маликова. Минем дөньяга килүем болай да авыр тормыш сөргән гаиләнең хәлен тагы да авырайта һәм аерата әниемә зур мәшәкатьләр өсти. А.Расих. --- картайган Мирзанур, чәй янында ишле гаиләсеннән зарланып, бала-чагасын сүгеп утырган иде ---. А.Гыйләҗев

2) күч. Уртак эш, мәнфәгатьләр, фикер бердәмлеге һ.б.ш. белән бәйләнгән кешеләр коллективы. Алар, туган булу өстенә, яшьлек елларында Югары Курсада бергә укытканнар, тату, дусларча бер гаиләдә яшәгәннәр. А.Расих. Монтажчылар бригадасы – бер уй, бер теләк, бер максат белән яши торган гаилә ул. Г.Кашапов

Гаилә кору Өйләнү яки кияүгә чыгу, гаилә төзү. Тик менә өйләнгәч, гаилә корып җибәрү өчен, бер куыш кирәк. А.Расих. Гаилә кору бит ул ихахай-михахай гына түгел. Гаилә башлыгы, ягъни син, авыр йөк аты кебек ---. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә