ГАИД с. гар. иск. 1. Берәр нәрсәгә караган, шуңа бәйләнешле, мөнәсәбәтле. Мин мәкаләмнең башында иске татар әдәбиятына гаид бәгъзы мөлахәзәләремне язган идем. Ф.Әмирхан. Бу әсәрнең мөкаддимәсе тарихка вә башка дини иҗтимагый мәсьәләләргә гаид нәзары мәсьәлә хакында сөйли торган бер әсәрдер. Г.Гобәйдуллин. Уенчылар, гомумән, үзләренә гаид вазифаларында кимчелек күрсәтмәделәр. Г.Камал 2. хәб. функ. Берәр нәрсәгә караган булу, шуңа бәйләнешле булу. Җөмлә фикрем кичә-көндез сезгә гаид, милләтем. Г.Тукай |