ГАЗЫЙМ с. гар. 1) Бөек (Аллаһының исемнәреннән берсе). Бер-бер нәрсә эшләсеннәр, валлаһи газыйм, ярман каласыннан кайтырмын, шул егетне кеше итмәм! Ф.Бурнаш. Һәр кич саен, ишегемне ачып, Улым белән кызым каршы ала. Шул бәхеттән мәхрүм итмәсәң лә, Газзә вә җәлләһи газыйм Алла! Ш.Җиһангирова

2) Чиксез зур. Бу кичә диңгез өстендә йөреп, сабак булдыкда, диңгез буенда ерак түгел җирдә бер газыйм абад шәһәр --- күрделәр. Ф.Халиди. Ишәк әйтте: «Бак, углым, гафил булма, саклан, алданма, аның аргы ягында кыямәт дәһшәте вә бәлаи газыймы бардыр», – дип, баласына нәсыйхәт итте. К.Насыйри

3) Югары дәрәҗәле, бик өлкән

4) Әһәмиятле, җитди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә