ГАЗЧЫ и. 1) Газ җитештерү өлкәсендә эшләүче. Башта без йөри идек җир астында кайда нәрсә ятканын өйрәнеп, безнең арттан кирәксә төзүчеләр, нефтьчеләр, газчылар, атомчылар килә иде... Ф.Бәйрәмова 2) к. газификатор. --- кунаклар, алтын куллы газчылар тарафыннан иҗат ителгән кар-боз патшалыгын (аны сүз белән генә аңлатып бетереп булмый) карап, профессиональ сәнгать югарылыгындагы мондый корылманың зур шәһәрләрдә дә булмавын әйттеләр. Г.Нәҗмиев. --- штукатур-малярлар янына су, канализация, җылылык системасын үткәрү өчен – сантехниклар, газ һәм ут бирү өчен газчылар белән электриклар килә. Бу чакта йорт кырмыска оясын хәтерләтә: эшчеләр ыгы-зыгы килә. Ә.Сафиуллин |