ГАЗҮТКӘРГЕЧ и. техн. 1. Газны ерак араларга торбалар аша күчерү өчен төзелгән махсус система. Пенсионерларга, инвалидларга, яралы-гарип әфганчыларга, Чернобыль һәм җир тетрәү корбаннарына, җимерелгән шахталарда һәм газүткәргечләрдә зыян күрүчеләргә, качакларга, ятим балаларга – барысына да акча кирәк. Р.Мирхәйдәров. Михаил Николаевич чираттагы пунктны укыды: «Йөз дә ундүрт миллиметрлы торбадан эшләнгән газүткәргечне тәмамларга». З.Дәүләтов. Нефтьүткәргечләр һәм газүткәргечләр төзеп, аяк басмаган җирләр өстеннән очып үтеп, кеше хайваннар дөньясына --- бәреп керә. Биология. Хайваннар

2. с. мәгъ. Газ тапшыру, газ үткәрү өчен хезмәт итә торган. Гөнаһ шомлыгына, төнлә районда авария булган икән: бер иске йорт яныннан, газүткәргеч торба салу өчен, канау казыган булганнар. Сәгать унда йортның бер як дивары шул чокырга ишелеп төшкән. М.Маликова. Шәмәрдәннән Сабага газүткәргеч траншеяны казу да колонна техникасы белән башкарылды. Борынгы Калатау итәгендә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә