ГАЗСЫЗ с. 1) Составында газ булмаган, газландырылмаган. Безнең урамнарга, төкеректән башлап, трамвай билетлары, туңдырма кәгазьләре, газлы, газсыз су, аракы, сыра шешәләре, целлофан пакетлар, конфет-печенье каплары һәм зур-зур тартмалар оча ---. Б.Рәхимова

2) Көнкүрештә: газ белән тәэмин ителмәгән, газ кертелмәгән

2. рәв. мәгъ. Газ кулланмыйча. Без үзебез, мәсәлән, өч ай – газсыз, биш ай ваннасыз яшәдек. Ф.Яруллин. Ялгыз башы газсыз, утсыз яшәп ятадыр дип, кем уйлаган аны?! К.Кәримов. Кагыйдә-законнарга карап торса, Әскәй дә, районның бүтән авыллары да газсыз утырыр иде. Н.Әхмәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә