ГАЗРАИЛ и. гар. 1) Ислам дине буенча: җан алучы фәрештә. Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә, Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә ---. Г.Тукай. Газраил кешенең җанын кызыл алма белән алдап чыгара да кешене үтерә. И.Гази. Газраил канаты астыннан аны кемнеңдер көчле кулы кисәк тартып алды, чокырга сөйрәп төшерде һәм бөтен гәүдәсе өстенә йомшак, авыр, мәрхәмәтле болыт булып капланды. М.Маликова

2) сөйл. Бик усал, явыз кеше, газаплаучы. Бу – минем җанымны түгел, малымны алачак газраил. Г.Коләхмәтов. Су! Бер йотым суны да кызганасызмы, газраилләр! Х.Вахит. Эченнән генә егетнең тетмәсен тетте кыз. Башкисәр, диде, газраил, диде… Н.Гыйматдинова

3) Үтерүче, җан кыючы. --- дөресен әйтәм: Гыйлаҗи белән Зариф бабай мәрхүмнәрнең газраиле мин түгел. Г.Ибраһимов. 1916 елда язылган «Газраилләр» әсәре Такташның беренче шигыре булып санала. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә