ГАЗОН и. фр. Бакча, парк, бульвар һ.б.ш.ларда махсус чәчеп үстерелгән, тигез һәм кыска итеп кыркыла торган үлән белән капланган җир; шул җирдә чәчелгән үлән. Хәтта газоннардагы чәчәкләр дә, агачларның яшеллеге дә моңсулык катнаш тынлык-нәүмизлек кичергән кебек күренәләр мондый көннәрдә. Ф.Хөсни. Газоннар, клумбалар, чәчәкләр, гүя төрле-төрле төстәге күбәләкләр ял итәргә төшкәннәр дә йокымсырап оеп калганнар. И.Салахов. Ул әйтә, шәһәрләрдә дә бер генә карыш җир дә әрәм ятмаска тиеш, газоннарга арыш чәчәргә кирәк, ә скверларда алмагачлар, чияләр үстерергә күптән вакыт, ди. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә