ГАЗЛЫ с. 1) Составында газ булган, газга бай; газландырылган. Казанлык тирәсендәге тауларда җылы һәм салкын, тозлы һәм төче, газлы, күкертле, тимерле чыганаклар күп. А.Муранов. Киң аллеяне ике яклап тезелеп киткән газлы су киосклары арасында, әлбәттә, эшли торганнары да юк түгел иде ---. Ф.Хөсни. Хәтта газлы су автоматларын сатып җибәрсә дә, уен автоматлары алырга җитмәячәк иде. Р.Мирхәйдәров 2) Көнкүрештә: газ белән тәэмин ителгән, газ кертелгән. Үзең олы гына эштә икәнсең, коммунист та диләр, сезгә теге яңа йортлардан – газлы-ванналы өйләрдән фатир бирмиләрмени соң? А.Гыйләҗев. Кем дә кем үзенең ванналы, туалетлы, балконлы, газлы җылы өен ташлап, сезнең тавык кетәгегезгә барсын инде?! Р.Вәлиев 3) Зарарлы газлар белән пычранган. Алар икәүләп зур бомба чокыры кырыена килделәр, ярыннан төшеп, җыелып торган газлы, каракучкыл суга текәлделәр... Х.Камалов. – Менә сиңа мә! – диде Рәшит. – Үз Казаныңда яшисең, нигә дип сагынасың? Дегетле Зәе тансыкмы, әллә газлы һавасы? Р.Фәйзуллин. Төрмәдә утырганчы, газлы шахтада күмер тузаны эчендә эшләвең хәерле. С.Зыялы 4) Газда эшли торган. Редактор булгач, тәмәкенең дә ниндиен генә тартасың, ә! Әле газлы зажигалкаң да бардыр, ә? Р.Батулла. Берни аңламыйча, буш кул белән йөгереп килгән эшчеләрне күн курткалылар кастет, тимер ыргак, монтировка һәм газлы уенчыклар белән каршы алалар. Т.Галиуллин |