ГАЗЛАШТЫРУ ф. Газ белән тәэмин итү өчен, коммуникацияләр салу, газ үткәрү. Газлаштыру, юллар салу, Казанда метро төзү, Чулман аша күпер булдыру, моңа кадәр күрелмәгән күләмдә уңыш үстерү, КамАЗны аякка бастыру – саный китсәң, халкыбызның фидакарьлегенә исең китәрлек. Ф.Галимуллин. Әйтик, авылларны газлаштыру проблемасын алыйк. Я.Шәфыйков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә