ГАЗИМӘТ и. гар. 1) Күңелдән уйлап кую, ният 2) Юлга чыгу, сәфәр. Газимәт әйләде сүз гөразилә, Сәнең дәгяһыңа гаҗиз ниазилә, Сулар итмәзсәдер ки лотфе галә, Сәбавәт шәһденә йитмеш ниһалә. Дәрдемәнд. Бәс, вәли һәм бик хафа булып, --- бер сәгать тормый хаким илә видагълашып, Багдадка газимәт әйләде. Ф.Халиди |