ГА’ЗИК и. рус сөйл. ГАЗ машинасы, гадәттә, шуның кечкенә моделе. --- колхоз тагы да эреләнәчәк, ике йөк машинасы, председательгә газик биреләчәк дигән хәбәрләр таралды ---. М.Мәһдиев. Колхозның газигы борынын безнең капкага төрткән дә тынып калган. Р.Хафизова. Әле генә выжлап барган газик чокыр-чакырлар белән телгәләнеп беткән юлга килеп керде ---. Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә