ГАЗИЗ с. гар. 1. 1) Кадерле, иң якын; бердәнбер. Яз, газиз угълым: кара тактаны сыз акбур белән! Һәм кара күңлеңне ялт иттер сызып ак нур белән! Г.Тукай. Күрәмсең бу кабер ташын: Башын игән, рөкүгъ иткән! Басып җиргә газиз башын, Янә кемнәрне юк иткән. Дәрдемәнд. Минем өчен газиз җанын кыйдылар бичараның, бер гаепсезгә салкын гүргә тыктылар. А.Гыйләҗев. Туган илнең иң газиз, иң мәгънәле ноктасы ул чик баганасы. М.Мәһдиев

2. рәв. мәгъ. Олылап, кадерләп, ихтирам белән. Бик газиз булып, әти белән әни күз алдына килде. Г.Бәширов. Газиз булсын сиңа туган туфрак, Хәтта аның кара ташы да; Ташларны бит үзең шомартырсың, Эш коралым сиңа тапшырам... Р.Гаташ. Әни кебек газиз күреп, Туган тел дип җанатып, Яшик әле дөньясында Татар телен яратып. Ф.Зарипова

3. и. мәгъ. 1) газизләр күпл. дини Пәйгамбәрләр. --- хәзрәти Җөнәйд Бәгъдадыйдан сөаль кыйлдылар: «Шәех вә газизләр хикәятенең мөридләргә ни файдасы бардыр?» – диделәр ---. К.Насыйри. Нәзерем булсын: җиде атнада җиде газизләр рухына җиде ясин укып багышлармын. Г.Камал

2) күч. күпл. Пәйгамбәрләргә тиңләрлек кешеләр, халыкның иң бөек кешеләре. Шул газизләр язмышында Юләрбашлар уйнап ята. Ф.Яруллин

3) энд. сүз функ. Якын, кадерле кешегә эндәшү сүзе. И газизем, и атам, Каерылып, атны тартаек, Ана Иделгә кайтаек ---. Дастан. Ала кошларга бакмакча, Газизем, булма такмакчы ---. Дәрдемәнд. И газизем! Бөтенләй кечерәеп калгансың ич. Кайчандыр син миңа гаять зу-ур булып күренә идең. Н.Әхмәдиев

4. хәб. функ. Кадерле булу. Ни газизрәк – бу ватанмы? Ах, туган каүмем газиз! Дәрдемәнд. Тик берәүнең дә үләсе килми, һәркемгә җан газиз ---. М.Маликова. И балалар, балалар! Бала һәркемгә газиз, керпенең дә баласы йомшак, карга баласы да ак ---. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә