ГАЗЕ’ТАЧЫЛЫК и. 1) Газета эше, журналистика. 1987 елдан ул янә Казанда газетачылык хезмәтендә: «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт» газеталарында, «Казан», «Мирас» журналларында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире... Н.Гамбәр

2) Әдәбият яки сәнгать әсәрендә телнең стилистик фигураларга, образларга, хисләргә ярлылыгы, стильнең корылыгы, ясалмалылыгы. Театрның гомумән эш методына карата төп әйтә торган сүз: «җанлы газетачылык», «курчак уены» методыннан арынып, психологик образлар бирүгә күчәргә, капиталь әйберләрне куюга күчәргә, сәхнәдә җанлы образлар тудырырга кирәк. М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә