ГАЗӘЛ I и. гар. әд. 1) Якын һәм Урта Көнчыгыш халыкларының поэзиясендә (Гётедән башлап Европа поэзиясендә дә кулланыла) шигырь төзелешенең бер төре; шигырьнең беренче ике юлы рифмалашып, бу рифма ике юллы һәр куплетның азагында дәвам итә. Газәл рәвешендә аның «Күңел йолдызы» исемендәге шигыре язылган. Г.Нигъмәти. [Һ.Такташ] Мәдхия, газәл, сигезьюллык кебек шәкелләрдән файдаланмады диярлек. Ф.Галимуллин. Бүгенге көндә --- шигъри әдәбиятыбыз --- эстрада җырлары мәйданына әйләнеп бара. Аларга сонет ни дә, газәл ни, такмак ни дә, поэма ни… Л.Шагыйрьҗан 2) иск. Гыйшык-мәхәббәт темасына язылган шигырь, бәет; сөйгән кызга багышланган мәдхия. --- милләтнең укымышлы кешеләре дә бик үк зур белемле булмаганлыктан, иске әдәби кыйссаларны, газәлләрне, касыйдәләрне, мәсәлләрне милләткә тиешенчә аңлатып бирүчеләр дә юк иде. К.Гасрый. Бүлектә әдәби төрләрнең генә түгел, ә мәдхия-мәрсия, газәл, касыйдә, мөнәҗәт, сәяхәтнамә кебек жанрларның тел үзенчәлекләре хакында да аерым күзәтүләрне күрәсе килә. Х.Миңнегулов |