ГАЗАП-МИХНӘТ җый. и. гар. Төрле газаплар, авырлыклар, кыенлыклар. Оныталар үткәннәрен, Газап-михнәт чиккәннәрен: Зур дөньяга кеп-кечкенә Өйдән чыгып киткәннәрен. Ф.Яруллин. Җитәр тормыш авырлыкларына муен сонып тору! Оят миңа газап-михнәтнең астында эрү, черү. С.Сүнчәләй. Газап-михнәтләрне, үзеңә нинди генә кыен шартларда да тешләрне кысып, якын-тирәдәгеләргә сиздермәскә тырышу хәерле. Г.Тавлин |