ГАЗАПЛЫ с. 1) Газаплый, җәфалый торган, физик интектергеч. Ходай, яраткан кешемә чир бирермен, дип әйткән ---. Тәңренең мәхәббәте шулай газаплы булырга тиеш микәнни? Ф.Яруллин

2) Борчулы, авыр рухи кичерешләр китерә торган. Шундый рәхәт, татлы уйлардан бүленеп, газаплы, борчулы дөньяга кайтканы өчен, Рифкатьнең җен ачулары чыкты ---. Р.Вәлиев. Оныгының шундый газаплы, авыр уйлар кичергәнен Айдаш карт сизенде, ахрысы, сүзне гел икенчегә борды. Р.Батулла. Аның газаплы кичерешләре Хәлимәнең бәгырен яшен уты шикелле көйдереп үтте. Ф.Садриев

3) Куркыныч, кәефне җибәрә торган. Ичмасам, бу газаплы төшләрнең сәбәбен белеп яшәр. Н.Гыйматдинова

4) Мәшәкатьле, авыр, катлаулы, азаплы. Аннан товар поездларында Себер тайгасына кадәр озын-озын газаплы юл башлана. А.Расих. Хәрефне күптән танып, укырга былтыр ук өйрәнгән булса да, язу кебек гаять тә газаплы юлдан әлегә чатан-чутанрак атлый шул. Э.Касыймов. Яшәүдән дә газаплырак шөгыль дөньясында табылмас иде. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә