ГАЗАПЛАУЧЫ и. 1. Җәберләүче, изүче, газап китерүче зат. Менә мине газаплаучыларның берсе – шушы. М.Фәйзи. Царизм рус булмаган халыкларның палачы һәм аларны газаплаучы иде. М.Җәлил. Туйга кадәр ир кадерен белүче, бала җанлы булып кыланган Зәмзәмия, бергә яши башлагач, ата белән кызны газаплаучыга әверелде. Г.Вәлиева

2. с. мәгъ. Газапка дучар итә торган, борчу-мәшәкать китерә торган. Нигә шундый җан газаплаучы кеше син, Хәйдәр! Р.Ишморат. Мондый хәлләр дә тулып ята: балаларын музыкант, рәссам итәм дип, сабыйларны газаплаучы ата-аналар дөньяга аек күз белән карамыйлар. М.Әхмәтҗанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә