ГАЗАПЛА’У ф. 1. 1) Җәзалау, физик газапка дучар итү. Менә мөмкин булса да, мин, шул әкияттәге батыр кебек, әтине газаплаган явызлардан үчемне алсам! Г.Ибраһимов. Аларны шул хәтле газаплаганнар: соңыннан иң якын кешеләре дә таный алмаган. Г.Әпсәләмов. Ф.Осетринны бик каты газаплыйлар, иптәшләренең кем булуын, аларның адресларын әйтүне таләп итәләр. Р.Вәлиев 2) Җәфалау, интектерү. Ник газаплыйлар болай күкләр мине гомрем буе? Һ.Такташ. Башта ул [мич] бик каты төтенләп газаплады, аннары аның көймәсе дөбердәп ишелеп төште. А.Шамов 3) Җәберләү, рәнҗетү. Нигә шундый сүзләр белән үзеңне дә, мине дә газаплыйсың, Хәмит? Р.Ишморат. Иҗат дәрте сүнмәгән фидакарь Ленарга эш бирмичә газапладылар. Югыйсә режиссёрлар болай да бармак белән генә санарлык бит инде. И.Юзеев 4) Рухи, вөҗдан газабы китерү, газапка дучар итү. --- мин түгел, ул үзе борчыла, аның борчылуы мине газаплый. Ш.Камал. Намуслы кеше шул инде, юк гаебе өчен дә үзен-үзе газаплый. М.Маликова. Врач дөрес әйтте, болай юк-бар нәрсә уйлап, үземне газапламаска кирәк. Р.Вәлиев 5) Бимазалау, борчу, туйдырып бетерү. Мин бер дә сөйли белмим, мине болай газапламагыз, мин эшли генә беләм ---. М.Мәһдиев. Газаплыйдыр сине көннәреңнең Бер-берсенә охшаш булуы. Р.Мингалим 2. и. мәгъ. Газап китерә, газапка дучар итә торган эш-гамәл. Менә шуның өчен фашистлар башта Ибраһим бабайны искиткеч авыр газаплау белән газаплап, соңыннан тере килеш җиргә күмгәннәр. Г.Гобәй Газаплап бару Озак вакыт дәвамында, даими рәвештә газаплау. Һәрвакыт төзәлмәс тирән яра кебек газаплап барды. Г.Ибраһимов Газаплап бетерү Тәмам йөдәтү, хәлдән тайдырганчы газаплау. Ватык [савым] аппаратның бер стаканын алып кайтып, өйдәге сыерны газаплап бетердем. М.Хәсәнов. Әгәр дә син йөргән урманны начар кешеләр таптап, сындырып, газаплап бетермәгән булсалар, ул әле, учлап-учлап, төрле-төрле җиләк-җимешләрен дә бирер. Көч һәм рух тамырлары Газаплап йөрү Озак вакыт дәвамында борчу, тынгылык бирми тору. Искәндәрнең кинәт кенә уйлары ачылып киткәндәй булды, ул еллар буе җанын газаплап йөргән сорауларга, ниһаять, җавап табуын аңлап, «аһ» итте. Р.Вәлиев Газаплап килү Шактый вакыттан бирле борчып, тынгылык бирмәү. Менә нәрсә мине шушы көнгә кадәр тыеп, борчып, газаплап килде... Ә.Еники. Ул, үзен ике ел буена газаплап килгән сагышының, ничектер, үзеннән-үзе бетә башлавын, йөрәгенең җиңеләя баруын тоеп, елмаеп куйды. Г.Мөхәммәтшин Газаплап тору Бертуктаусыз борчу, гел газап китерү. Әгәр гомер буе күңел түреннән китми шулай газаплап торса, ничекләр түзәрсең! А.Гыйләҗев. Искәндәр кинәт кенә үзенең гәүдәсе җиңеләя башлаганны тойды, әйтерсең борчып, күңелен газаплап торган бар уйлары --- төшеп калганнар иде. Р.Вәлиев. Ниһаять, теләгенә иреште, ничә көннәр, атналар буе тынгы бирми газаплап торган шашкын теләк басылыр, күңеле тынычлап, рәхәтләнеп калыр... Р.Габделхакова Газаплап чыгу Билгеле вакыт дәвамында (көн, тәүлек һ.б.ш.) газаплау. Төн буена газаплап чыккан авыр уйларны тел белән әйтеп бирүе ай-һай кыен иде. Г.Бәширов Газаплый башлау Газапка әйләнү; газапларга керешү. Задачаларның баштаграклары тиз эшләнсәләр дә, бара торгач авырайдылар, озак-озак чыкмый газаплый башладылар. Ф.Әмирхан. Кондукторның очраклы гына әйткән бу сүзе кызның күңелен газаплый башлады: «Катя адашкан... Катя адашкан...». И.Гази. Ә берничә минуттан соң Белугинны яңадан йокы газаплый башлады, һәм ул, түзәр тәкате калмыйча: «Барыбер черем итеп алмый булмас», – дип уйлады. Н.Фәттах Газаплый тору Шактый вакыт дәвамында газаплау. Шулай бер ай буена газаплый торгач, меңләгән хатын-кыз арасыннан йөзен сайлап алып, аерым ашата, аерым күнегүләр ясата башладылар. Р.Сәгъди Газаплый төшү Тагы да ныграк газаплау |