ГАЗАПЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. газаплау (1 мәгъ.) 2) Җәфалану, интегү; азаплану, мәшәкатьләнү. Алар иртә таңнан караңгы кичкә кадәр авыр эштә газапланалар. Ф.Бурнаш. Мин аларны бер үзәккә җыйный алмыйча газапланам. Ш.Камал. Кинәт шунда кара җимешме, өрекме тутырылган авыр капчыкларны зур үлчәүгә салып газапланган өлкән яшьтәге берәүне күрдем. М.Мәһдиев 3) Авыртудан интегү, сызлану, җәфалану. Сулыш ала алмый газаплана. Ш.Камал. Ниһаять, бик озын газапланганнан соң, --- уналтынчы сентябрь, егерме зөлкагъдә, чәршәмбе көн төнлә сәгать ун ярымда бала дөньяга килде. А.Расих. Кан эчендә бер көн газапланып ятты да җан бирде. М.Мәһдиев 4) Авыр уйлар, кичерешләр тәэсирендә булу. Ул, үзенең сорашуы, кызыксынуы белән, Рәүфәнең уяныр-уянмас яткан шикләрен уятып җибәрде һәм аңа борчылырга, газапланырга юл күрсәтте. А.Шамов. Шулай да үкенмим, газапланмыйм, үз бурычымны үтәдем бугай. А.Гыйләҗев. Алар да кайчан да булса бер шушындый сорау белән газапланачак. Ф.Латыйпов 5) Бик нык тырышу. Ләкин өлкәннәр алдында салкын канлылык сакларга тырышып газаплана. Г.Ибраһимов. Күп газаплана торгач, Нурулла аягына басты. Әмма кузгалып китү мөмкин түгел иде. Г.Әпсәләмов Газаплана башлау Беренче газаплар кичерү. «Кичерәм» дип, күпме антлар бирелмәгән дисең! Юк, җиде төн уртасында хәтергә, төшкә кереп, куркып уянасың да тагын газаплана башлыйсың. Ә.Баян. --- тетрәткеч каза сиңа да тия, синең йөрәгеңне дә әрнетә башлый. Син дә сугыштан кайтмаган егетне кызганып газаплана башлыйсың. М.Юныс Газаплана тору Шактый вакыт бер нәрсә белән мәшгуль булу, мәшәкатьләнү, тырышу. Газаплана торгач, Бикмуш бабай, Илсөярне күтәреп, көч-хәл белән су читенә чыгып басты. Г.Гобәй. Атны буйсындырмакчы булып газаплана торгач, Ләмиганың хәле тәмам бетте ---. Рифә Рахман Газаплана төшү Тагы да ныграк газаплану Газапланып бетү Физик яки рухи газаптан тәмам алҗу, ару. Кояш баюга якынлашканда, көндәге гадәт буенча, газапланып беткән әсирләрне --- таш зинданга бикләделәр. Ш.Мөхәммәдев. --- телефоннан сөйләшкәндә, кабельнең икенче очындагы кешенең йөзен күрергә тилмереп, газапланып бетәм. М.Юныс Газапланып йөрү Озак вакыт газаплану. Катя инде төннәрен йоклый алмый, ә көндезен, аның хакында гына уйлап, газапланып йөри башлады. И.Гази. Гомерлеккә гашыйк булдым сиңа, Йөрәккә ут төрттең. Оныта алмый газапланып йөрдем Почти бер көн. Ф.Яруллин. Иң яхшысы – газапланып йөргәнче, барып, сәбәбен белү. М.Маликова Газапланып килү Электән үк, күптәннән газаплану. Бу яшь бөртекләре, үкенеч сулышы булудан битәр, ничә еллар газапланып килеп тә үткәнеңә дөрес хөкем юлы табу шатлыгыннан иде булса кирәк. Р.Сибат Газапланып тору Хәзерге вакытта газаплану; һәрвакыт газапта булу. Халык шулкадәр фәкыйрьлектә газапланып тора. Г.Коләхмәтов Газапланып утыру к. газапланып тору. Нургали шулай газапланып утырган арада, өстәл янына хәзерләүләр министрлыгы район уполномоченныеның агенты Нәфикъ Шәйдуллин чыгып баскан иде инде. Ә.Еники. Шулай газапланып утыра торгач, сеансның яртысы бетте. М.Мәһдиев Газапланып чыгу Билгеле вакытны (тәүлек, көн һ.б.ш.) газапта үткәрү. --- кич белән кулы бик нык сызлый башлап, төнлә төн буена йоклый алмыйча газапланып чыккан. Ш.Камал. Йөрәгем үзенекен тукыды: «Искәндәрне уйлап, төннәр буе йоклый алмый газапланып чыкканың бармы? Юк!» Ф.Яруллин. Күбәләгем! Син кайда югалып йөрисең? Мин төн буе сине көтеп газапланып чыктым! Ә.Яһудин Газапланып яту Шактый озак вакыт газаплану. Берәү күңел ачканга, икенче берәү газапланып ятсын, имеш!.. М.Әмир. --- күңеленә килгән иксез-чиксез сорауларына җавап таба алмыйча газапланып ята торгач, кинәт кенә баш миеннән бер якты уй йөгереп узды. Р.Вәлиев |