ГАЗАП и. гар. 1) Физик авырлык, җәза, җәфа. Минем дөньяда калган бердәнбер дусымны басмачылар, авыр бер газап белән, ике ай элек Фирганәдә үтергәннәр. Г.Ибраһимов. Умыртка сөяге уртага сынып, Вова ике көн коточкыч газаплар кичергәч вафат була. А.Расих. Вакыт-вакыт ул аңына килә, шул чакта авыр газаптан талган күзләрен ача ---. Ә.Еники

2) Изү, җәбер, золым. Мин – төрек феодаллары җәбере астында газап чигеп үлгән Анатолия крестьяны улы. Ә.Фәйзи

3) Бик авыр рухи кичерешләр. Бәлки, чыннан да, моңарда вөҗдан газабы кузгалгандыр? Ә.Касыймов. Гел газаптан гына торган нинди мәхәббәт инде ул? Ф.Яруллин. --- белсәң иде эшсез яшәүләрнең газабын, бер көн тотмыйча, мине алып кайтыр идең, мин монда белештем, пенсиягә чыккач та эшләргә рөхсәт итәләр икән ---. М.Мәһдиев

4) Кыенлык, азап, мәшәкать. Ул, Зыяга кыенлык булыр, ул газап күрер, авыр яшәр дип уйламый, ничектер, бу бер дә аның башына килми, һәм кайгысы да ул ноктада түгел. Г.Ибраһимов. Рәүфәнең гаризасы бик зур газаплардан соң гына каралды. А.Шамов. Бер теләктә кала һәрбер кеше: – Исән кичер сугыш газабын ---. Г.Хуҗиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә