ГАЗАМӘТЛЕ с. 1. 1) Олы, бөек, мәһабәт. Поляк милләте үз тарихының иң газамәтле сәхифәләреннән берсен уздыра. Ф.Әмирхан. Шул кыймаган мәктәп аңар бик газамәтле бер бина, бер сарай, бер мәркәз төсле тоела. Ш.Камал 2) Эре кыланучан, тәкәббер 2. рәв. мәгъ. Өстен, тәкәббер, эре кыяфәт белән. Илһаметдин аз гына түземлек-сабырлык игенә керде. Шулай да үзен газамәтле-өстен тотарга кирәклекне онытмады. С.Поварисов |