ГАЗАМӘТ и. гар. 1) Бөеклек, олылык, мәһабәтлек 2) Горурлык; тәкәбберлек; үзен артык эре тоту үзлеге. – Моннан соң янымда сөйкәлеп йөрмәвеңне телим… – диде дә, бик газамәт белән, утырган җиреннән торып китте. Ш.Камал. Фырт киенеп, билгеле бер газамәт белән йөрүе, кыяфәт-калебе аны бай кеше итеп күрсәтә. С.Поварисов |