ГАЗАЗИЛ и. гар. 1. 1) Дини мифологиядә: Иблиснең фәрештә вакыттагы исеме; җәннәттән куылган фәрештә. Инде аны мәңгегә Иблис диләр, Газазил дип эндәшергә кушмыйлар. Ш.Бабич. Ул адашкан тугры юлдан, Дәргаһең табалмаган, Мәңгелек сөрген Газазил, Ул колыңны алдаган ---. Һ.Такташ

2) күч. сөйл. Яман эшкә котыртучы, коткы таратучы. Газазилнең соңгы мәһарәтләре эш иткән, шулар сүзе, әллә кемнәр вәгазе, фәләннәр хәйләсе түгел, Илаһиның үз әмере дә минем йөрәгемне тыңлата алмас иде. Г.Ибраһимов

2. с. мәгъ. Котыртып торучы, коткы тарата торган. Газазил көчләр белән бил алышуга соңгы көчәнешен биреп, яшәү, терелү, аякка басу өчен тартышкан чирле үзе шәйләмәскә дә мөмкин. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә