ГАЗ I и. фр. 1) Аерым кисәкчекләре үзара тыгыз бәйләнмәү сәбәпле, бушлыкка, үзенең төп сыйфатын үзгәртмичә, тиз һәм җиңел тарала торган матдә. Кояшның – бу кызу газлардан тора торган шарның – Җир шикелле үк үзенең атуы бардыр. Ф.Әмирхан. Динамитның газы – соры елан, сузылып йөри забой буенча. Ш.Маннур. Егермешәр метрлы газ аеру колонналарының тып-тын көнне дә колакларыңны ярырдай булып ажгыруына җил-давыллы буран котыруы өстәлә. Р.Хисмәтуллин 2) Шул матдәнең көнкүрештә, хуҗалыкта ягулык буларак кулланыла торган төре, гадәттә: пропан. Әнә теге нефть ялкыннары безнең яңа шәһәргә газ биреп торачаклар, өйләрне газ җылытачак. А.Әхмәт. Бу күлнең Оренбург газ эшкәртү заводы агынтыларыннан хасил булганлыгын белгәч исем китте. Р.Мостафин. Хатын, күңеленнән генә иргә рәнҗи-рәнҗи, газ плитәсенә ут төртте, аш куйды. Н.Гыйматдинова 3) Шул ягулыкта эшли торган көнкүреш-хуҗалык приборы. Ашны газ пешерәчәк. А.Әхмәт. Болын хәтле квартира. Водопровод, электр, газ. Ш.Хөсәенов. Бәрәңге әрчеп, газга куйдым да: «Нишләп сөйләшмичә утыра бу?» – дип, җаным түзмичә, Илдар янына чыктым ---. Э.Шәрифуллина 4) Автомашинада һәм мотоциклда янучан катнашманың двигатель цилиндрына килү күләмен үзгәртү җайланмасы, шуның аяк белән басу өчен куелган тәбәлдереге; акселератор. Нурислам җиңел генә кайтыр юл уңаена борып куйды. – Киттекме, Шәмсенур? – диде дә, җавап көтеп тормастан, газ башмагына басты. Т.Миңнуллин. Шофёр егет ерылган авызын җәһәт кенә җыеп җитдиләнде. Аннары бөтен йөзенә гаепле төс чыгарды, нишлим инде дигәндәй, ике кулын тиң рульдән ычкындырып, як-якка җәйде дә газ педаленә шытырдатып басты. Р.Вәлиев. Тагын күз алдында һәрчак торганы: кечкенә генә машинасына утырып, тәрәзәдән як-ягына карана да, рульне тотып, газга баса: тәвәккәлләдек! Р.Нуруллина ◊ Газ бирү 1) Нинди дә булса эшчәнлектә тырышлыкны, активлыкны, мөмкинлекләрне арттыру; 2) Тизрәк китеп бару. Тузан басылган иде, --- шофёр да газ бирү ягын карады. М.Мәһдиев. Газга басу Барлык мөмкинлекләрдән файдалану. Газны бору к. газ бирү |