ГАҖИЗЛЕК и. 1. 1) Аптыраш, аптыраганлык, чарасызлык халәте. Сызлану, гаҗизлек, өмет чаткысы, шул ук вакытта өметенең акланмавыннан курку да чагыла иде аның күзләрендә. М.Маликова. Ирек гаҗизлектән берни әйтә алмады, тотлыгып, әйтәсе сүзләре тамагына тыгылып калды... Ф.Садриев. Наҗия, битараф адәмнәргә рәнҗүен, гаҗизлеген ничек тә тышка чыгармаска тырышып, үзенекен тукый. Сөембикә

2) Көчсезлек, зәгыйфьлек, булдыра алмау. Гомәргә әнисенең бу гаҗизлегенә карау бик авыр иде. Ә.Еники. Бу минутта, бәлки, башка ана булса, еларга яки үзенең гаҗизлеген күрсәтеп мескенләнергә керешер иде. А.Расих

2. хәб. функ. Чарасызлык хәлендә булу. Кешенең бата башлавын белә торып, аңа ярдәм кулыңны суза алмавың – нинди гаҗизлек! Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә