ГАҖИЗЛӘНҮ ф. 1. к. гаҗиз булу. Без укытучыбызга нәрсә булганын белә алмый гаҗизләндек. М.Мәһдиев. Самохин элекке иптәше белән уртак тел таба алмавына гаҗизләнә. Х.Камалов. Эчемдә ут кайный, дөрләп янган учак кебек, шуның, ичмасам, бер очкынын да кәгазьгә төшерә алмыйча гаҗизләнәм. М.Маликова

2. и. мәгъ. Гаҗиз булу халәте. Минемчә, чын шигырь һәр төр иҗаттагы кебек, җанның максималь киеренке чагында, уй-фикерне әйтми, бүтәннәр белән бүлешми кала алмау халәтендә, Илаһи гаҗизләнү минутларында туа. Р.Фәйзуллин

Гаҗизләнә башлау Гаҗизлек тою. Әнисенең сүзне ваклап-саклап, инәләп-җепләп, киеренке бабта алып баруыннан гаҗизләнә башлаган Зөлфия әле бу юлы да җавапны үзе бирергә булды. Т.Галиуллин

Гаҗизләнеп бетү Тәмам гаҗиз булу

Гаҗизләнеп йөрү Аптырап, шактый вакыт нишләргә белми тору, чарасызлыктан интегү. Төне буе саташып чыкты, әллә нинди төшләр күреп бетерде. Төшендә буранда адашып, гаҗизләнеп йөрде. Р.Вәлиев

Гаҗизләнеп калу Билгеле бер сәбәптән, вакыйгадан соң кинәт гаҗизләнү. [Зәйтүнә] --- читлектәге кош кебек, атылып-бәрелеп, дүрт стена арасында чапаланудан узмаячагын уйлап гаҗизләнеп кала һәм соңыннан бөтенесен бер нәрсәгә – үзенең бәхете юклыкка сылтап, язмышына үпкәләргә тотына иде. Ф.Хөсни. Әхәтнең беркайчан да болай ук гаҗизләнеп калганы юк иде әле. З.Фәйзи

Гаҗизләнеп тору Күпмедер вакыт яки хәзер гаҗизләнү. Көтүче абый шул искиткеч хәлгә гаҗизләнеп торган мәлдә, аннан да гаҗәбрәк хәл булып ала. Ә.Баян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә