ГАҖИ’З ИТҮ ф. Тынгысызлау, аптыратып бетерү, кыен хәлгә кую. Балаларны әллә нинди укытулар белән диннән чыгарып бетерәсез дип, куалап чыгара идем. Инде хәзер болары килеп гаҗиз итә башладылар. Г.Камал. Рәхәт гомер тиз үтә. Нужалы көннәр генә озакка сузылып башыңны гаҗиз итә. Ә.Атнабаев |