ГАҖИЗ с. гар. 1. 1) Аптыраган, югалып калган, кыен хәлдә калган. Кыз чарасыз гаҗиз төс белән, бәйләп алып баргандай, әкрен генә аңа иярде. Х.Камалов 2) Куәтсез, хәлсез, зәгыйфь, мескен. Шилов өметен җуя башлаган кебек кулын селтәде. Аның бу гаҗиз кыяфәте Сергейга шунда ук тәэсир итте. Х.Камалов 2. хәб. функ. Аптырашта булу, кыен хәлдә булу, чарасызлык кичерү. Мөхәммәт акылы белән моны тоемласа да, шуны җимереп, ватып сындырырлык көч табудан гаҗиз. З.Хөснияр. Хәлне үзгәртергә Әсгать көчсез, гаҗиз. Р.Хафизова. Соңгы көннәрдә Ленизаның башыннан үткән хәлләрнең иң мөһимен белмәгәнгә күрә, Мидхәт югалып калган, ул хатынын аңлаудан гаҗиз иде. М.Маликова 3. и. мәгъ. Мескен, бичара. [Аны] Фәкыйрьләргә, гаҗизләргә ярдәмле, дип хыял кылсалар, [хата] булыр. Ш.Мөхәммәдев |