ГАҖӘПСЕНҮ ф. 1) Бераз, берникадәр гаҗәпләнү кичерү. Суфия сискәнүле гаҗәпсенү тавышы белән сорады. К.Нәҗми. Бераздан гына исенә килеп, тамаша көтеп торучыларга гаҗәпсенеп карады: көләсезме? А.Гыйләҗев

2) Гомумән гаҗәпләнү, гаҗәп нәрсә дип карау, ис китү. Күзләрен зур ачып, бик гаҗәпсенеп карап ала. Х.Камалов. Гаҗәпсенеп, хәйран нык шаккаттык: --- кайдан килә бездәге бу «сатлык»?.. Ә.Синугыл-Куганаклы. Таксист, әллә гаҗәпсенеп, әллә шикләнеп, Ярагановка борылды, аның киндердәй агарган йөзенә текәлде. Казан утлары

Гаҗәпсенә бару Торган саен ныграк гаҗәпсенү

Гаҗәпсенә башлау Кинәт гаҗәпсенү уяну

Гаҗәпсенә төшү Бераз гаҗәпсенү; тагы да ныграк гаҗәпсенү. Ринат: – Син нәрсә? – дип гаҗәпсенә төште. – Әз. Н.Хәсәнов

Гаҗәпсенеп бетү Бик нык гаҗәпсенү. Ул тау түбәсендә сазлык булуына гаҗәпсенеп бетә алмады. Х.Камалов

Гаҗәпсенеп калу Гаҗәпсенүдән аптырашта булу. Хозыр Ильяс кебек ап-ак сакаллы, өстенә ап-ак күлмәк-ыштан кигән Сәмигулла карт килә иде. Кешеләр бермәлгә гаҗәпсенеп калдылар. Ф.Абдуллин. Ул Тукайның үз-үзен сәер тотышыннан, аңлашылып бетмәгән сүзләреннән тәмам гаҗәпсенеп, аптырап калган. Т.Миңнуллин. Әтисеннән бу сүзне ишетүгә, әнисе гаҗәпсенеп калды: «Йа Раббым, бу кеше дә юньгә килер икән!» Г.Якупова

Гаҗәпсенеп кую Нәрсәдер гаҗәп тоелу, бер нәрсәгә сәерсенү уянып алу. – Нинди талаш ул?! – дип, кытыкланып көлә башлаган Сәфәргә Мәхмүт тә, Миләүшә дә гаҗәпсенеп куйдылар. Ф.Баттал. Бу юлы ул, сыңар колакчыны сынган күзлеген борын очында тотып, миңа карады да гаҗәпсенеп куйды: – Бәй, син печән өстендә тумадыңмыни? Н.Әхмәдиев. – Тукта, нигә исем китә әле шул урам ышпанасына? – дип гаҗәпсенеп куйды. А.Гыймадиев

Гаҗәпсенеп тору Күпмедер вакыт гаҗәпсенү; хәзерге вакытта гаҗәпсенү. Гаҗәпсенеп торасыздыр: Безнең тел каян килгән? Ш.Галиев. Ул, үзенең кайдалыгына төшенмәгәндәй, бераз гаҗәпсенеп торды, бүлмәгә сеңгән дару исен тойды. Н.Хәсәнов. Аның шулай кинәт үзгәрүенә сагаеп калган Егет Бабай бераз гаҗәпсенеп торды да, бүлдермим инде моны дигәндәй, кабат эшкә тотынды. М.Кәбиров

Гаҗәпсенеп утыру к. гаҗәпсенеп тору. Ирек, күрешүдән алып бәлешнең төбенә төшкәнгә кадәр, бер нәрсәгә гаҗәпсенеп утырды: әйтерсең лә Әхнәф белән Фәһимәне алыштырып куйганнар иде. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә