ГАҖӘПЛӘНҮЛЕ с. 1. Гаҗәпләнү чагылган, гаҗәпләнүне белдергән. Икенче конвертка караганда, егет йөзенә бераз гаҗәпләнүле кызыксыну төсе йөгерде. К.Булатова. Сөембикә, башын күтәреп, аңа гаҗәпләнүле караш ташлады. Ф.Садриев 2. хәб. функ. Гаҗәпләнгән хәлдә, кыяфәттә. Күз карашы балаларча саф, гаҗәпләнүле, әмма иреннәре кысылган, монысы инде балаларча түгел. Г.Ахунов |