ГАҖӘПЛӘНҮ ф. 1. 1) Берәр сәер, искиткеч, көтелмәгән нәрсәнең тәэсирендә булу; ис китү, таң калу, шаккату, хәйран калу; сәерсенү. Бибинур карчыкның гаҗәпләнеп карап үткәне бар: көзнең соңгы көннәренә хәтле председатель кабинетының тәрәзәләре ябылмаган, сыланмаган булыр иде. А.Гыйләҗев. Тирә-юньдә утыручылар аңа гаҗәпләнделәр, тик бераздан, йә чит тел өйрәнүче студенттыр, йә азрак төшереп алгандыр дип уйлап, бөтенләй оныттылар, тамаша ләззәтенә чумдылар. Р.Вәлиев. Митяның татар музыкасын яратуына әле дә гаҗәпләнәм, чөнки мин русларның татар музыкасын шул дәрәҗәдә яратып тыңлаганын элек тә, соңыннан да күргәнем булмады. А.Расих 2) Аптырау. Дим аръягында куе әрәмәлек башлана, аны ярып үтсәң, тагын Димгә килеп чыгасың… Тукта, нигә болай, Дим әллә икәүме дип гаҗәпләнергә мөмкин. Ә.Еники 2. и. мәгъ. Ис китү, таң калу билгеләре. Зал бермәлгә тынып калды кинәт, Гаҗәпләнү чыкты йөзләргә. Тел үлмәгән! Ф.Яруллин Гаҗәпләнә бару Торган саен ныграк гаҗәпләнү. Мин ул сөйләгән саен гаҗәпләнә бара идем. Гали Рәхим. «Менә сиңа мә, олан гына димәссең үзен. Фикер сөрешен генә кара син аның», – дип, торган саен гаҗәпләнә барды Ягкуб би. М.Хәбибуллин. – Яшәп тә карыйлар кешеләр, да-а! – дип, аның саен гаҗәпләнә барды Нурислам. – Бер үзенә – бер утрау. Р.Вәлиев Гаҗәпләнә башлау Бераз гаҗәпсенү барлыкка килү Гаҗәпләнә калу Берәр тәэсирдән, хәбәрдән, кинәтлектән нык гаҗәпләнү. --- аның минем белән никадәр тыйнак, кечелекле булып сөйләшүенә чын-чынлап гаҗәпләнә калдым... Ә.Еники. Кызкуыш туеннан соң, бераз гаҗәпләнә калып, баһадир уң кулы Ташбулаттан сорап куйды: «Син нигә берәүне дә кумадың?» – диде. М.Хәбибуллин Гаҗәпләнә төшү Бераз гаҗәпләнү. Шулай да ул Миңсылуның сорашмавына бераз гаҗәпләнә төште. Ә.Еники. Җиһангир әтисенең уйчан халәтенә гаҗәпләнә төште. – Әти! Нәрсә бар анда? Н.Хәсәнов. Усманов, гаҗәпләнә төшеп, алдагы рәттә басып торган Әхмәтсафага бераз карап торды да елмаеп аңа каршы килде ---. Ф.Сафин Гаҗәпләнеп алу Бераз гаҗәпләнүен белдерү, аз гына гаҗәпләнү. Ишектә Булат күренүгә ул бераз гаҗәпләнеп алды. – Мин сине болай тиз килерсең димәгән идем. М.Вәлиев Гаҗәпләнеп йөрү Күптәннән, шактый вакыт гаҗәп нәрсә дип карау, уйлау, сәер дип санау. Ул вакытка кадәр мин бик гаҗәпләнеп йөри идем: Кәримов һәр Ходай бирмеш җәй башында костюм сатып ала иде. Кая куеп бетерә? М.Мәһдиев. Күпләр башы төрмәдән чыкмаган каракның шундый сөяркәсе булганга гаҗәпләнеп тә йөрде. З.Мәхмүди Гаҗәпләнеп калу Берәр көтелмәгән нәрсәдән соң гаҗәпләнү хисе барлыкка килү. Элек урам буйлап җырлап йөри идек. Хәзер җырлап кара, исерек дип гаҗәпләнеп калырлар… Р.Вәлиев. Хәлимәне күргәч, ул гаҗәпләнеп калды, нидер сизенүдән йөзенә сагаю билгеләре чыкты. Ф.Садриев Гаҗәпләнеп кую Аерым бер күренешкә бераз сәерсенү, гаҗәпләнү белдерү. Мин, өстәлләр арасыннан үтеп, капитан янына килдем. Мине күргәч, Курбатов гаҗәпләнеп куйды. М.Юныс. Илледән узган хатынның болай җитез хәрәкәтләнгәнен берәрсе күрсә, гаҗәпләнеп куяр иде... М.Маликова. Кайчак гаҗәпләнеп тә куясың: артист аларны сәхнәдә кабатланмас рәвештә калку итеп гәүдәләндерүгә ничек ирешкән?! Казан утлары Гаҗәпләнеп тору Бераз вакытка аптырабрак калу, сәерсенү. Өчәүләшеп, шау-гөр килеп, өйгә кергәч, Маһруй, нәрсә булган боларга дип, бераз гаҗәпләнеп торды да, куанычын яшерә алмыйча, өстәл тирәли әйләнгәли башлады. Р.Вәлиев. Төшемдә берәү мин белмәгән бер термин әйткәч, гаҗәпләнеп торам: әллә ниләр белә бу иптәш. Ш.Галиев |