ГАҖӘПЛӘНДЕРҮ ф. 1) Таң калдыру, хәйран калдыру, искиткеч нәрсә белән шаккатыру. Ул Сафияне портреты белән чагыштыра, бу чагыштыру аны ни сәбәптәндер гаҗәпләндерә иде. М.Маликова

2) Аптырашта калдыру, көтелмәгәнлеге белән нык тәэсир итү. Аннары аны шунысы гаҗәпләндерде: күз күреме җиткән бер генә җирдә дә ул трактор күрмәде. Н.Фәттах. Шунысы гаҗәпләндерде: куаклар арасында җәнлек-мазар, кош-корт, хәтта бөҗәкләр дә очрамады. М.Маликова

Гаҗәпләндерә бару Даими, бөтен барышы дәвамында гаҗәпләндерү. Хакас даласы безне үзенең көтелмәгән яңалыклары белән гаҗәпләндерә барды. Г.Сабитов

Гаҗәпләндерә башлау Гаҗәп тоела башлау. Бу әбинең сөйләгән әкиятләре мине бик гаҗәпләндерә башладылар әле. Г.Камал

Гаҗәпләндерә килү Электән үк, шактый вакыт, әледән-әле гаҗәпләндерү. Мине язучыдагы [М.Шабай] контрастлар һәрвакыт гаҗәпләндерә килде: тормышның караңгы, авыр якларын күпме күреп тә, үз әсәрләрендә кешенең гел уңай, якты сыйфатларын тасвирлый иде ул. Р.Мостафин

Гаҗәпләндерә төшү Бераз гаҗәпләндерү

Гаҗәпләндереп бетерү Тәмам, бик нык гаҗәпләндерү

Гаҗәпләндереп тору Гел, әледән-әле яки даими рәвештә гаҗәпләндерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә