ГАҖӘЕП с. гар. 1. 1) Сокландыргыч, искиткеч матур, бик әйбәт. Ул хәзер генә аңлады: буа, почта һәм мәгърур һәйкәл салыныр өчен, гаҗәеп бер урын икән ич! А.Гыйләҗев. Безнең ил ул – гаҗәеп ил: Дөньясында бердәнбер! Л.Лерон 2) Сәер, кызыклы, көтелмәгән, шаккаткыч. Берничә минуттан бу гаҗәеп хәл булган җиргә чабып килеп җиттем. Р.Мостафин. Дөньяда «телепатия», «магнетизм» дигән гаҗәеп күренешләр бар. Г.Мөхәммәтшин. Тамакка гаҗәеп бер нәрсә килеп утырды. Ни йотып, ни кире чыгарып булмый. Г.Нәбиуллин 2. рәв. мәгъ. Бик, гаять дәрәҗәдә, искиткеч. Анда һава гаҗәеп саф, ымсыз тынлык. Б.Камалов. Староста гаҗәеп чибәр, һәркем белән күгәрчендәй гөрләп сөйләшә, үзе көләч, үзе итагатьле, җаныңа үтеп керә. Ф.Садриев |