ГАЕ’Т НАМАЗЫ и. гар.-фар. Гает көнне, гадәттә мәчеттә, барлык мөселманнар белән берлектә укыла торган намаз. Аның каенагалары Мортаза белән Җәббар, әйбәтләп, гаеткә барып, рәхәтләнеп гает намазы укыдылар. Ш.Камал. Безгә, гает намазыннан соң, кунаклар килә. А.Расих |