ГАЕПСЕЗГӘ рәв. 1) Хаксыз рәвештә, нахакка. Бернинди гаепсезгә кешене батырып үтер, икенче берәүне тотып камчыла, имеш! Г.Гобәй. Аңа гаепсезгә кыелган җаннарның каргышы төшкәндер, күрәсең. С.Шәмси. «Теләнеп йөрмәм, төрмәгә кермәм, дип ант эчмә» дигән сүз. Саный китсәң, монда ярты халык гаепсезгә утыра. М.Маликова 2) Урынсыз(га), кирәкмәгәнгә. Бер сәбәпсез, бер гаепсезгә рәнҗеде аңа Вәзилә. А.Гыйләҗев. Чыраена гаепсезгә кимсетелү чалымнары чыккан: борын салынган, иреннәр кысылган, күзләрендә ихлас борчылу. Х.Камалов |